Барлык яңалыклар
Социаль мохит
3 август 2022, 14:15

Ике ай сусыз яшиләр

Сез Охлебинино авылында яшәмисезме?

Ике ай сусыз яшиләр
Ике ай сусыз яшиләр

Елның  елында республика районнарында, җәй җитте исә, сусызлык проблемасы белән очрашучы авыллар бар. Быелгы ел да шундыйрак. Менә Уфа янындагы Охлебинино авылы халкы  да су җитмәүгә зарлана.

      “Сезгә Охлебинино авылында яшәүчеләр исеменнән мөрәҗәгать итәм, - дип аһ-зарын төбәк башлыгы юллаган Светлана исемле ханым. – Без авылның югары очында яшибез. Менә ике ай инде сусыз яшибез. Су төнге сәгать  12.00дән алып иртәнге 7.00гә кадәр генә булып ала. Шушы вакыт аралыгында табак-савыт, кер юабыз, көндәлек мохтаҗлыклар өчен су запасы туплыйбыз.  Бакчага су сибү – хыялда гына инде.

     Ә бит авылның түбәнге өлешендә су тәүлек, ел әйләнәсенә бар. Әлеге вакытта хезмәтләндерүне “Газводстрой” җаваплылыгы чикләнгән оешмадан Иглин районы “Водоканал”ына тапшыру турында сүз бара. Ләкин күп кенә сәбәпләр аркасында бу тапшыруның тиз генә тормышка ашмавын аңлап торабыз.

     Бу - берәүләр проблеманы хәл итәргә теләми, икенчеләре әлегә хәл итә алмый, ә без зыян күрергә тиеш булып чыгамыни инде? Зинһар, су белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итәргә булышыгыз әле”.

     Су – кояш һәм һава кебек үк, яшәү чыганагы. Авыл халкының үзәгенә үткән сусызлык проблемасын хәл итү юлларын табарлар дип ышанасы килә.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: