Барлык яңалыклар
Социаль мохит
20 июль 2022, 11:10

“Коммуналка” да экономияләп буламы?

Азрак түләсегез килсә, шушы киңәшләргә колак салыгыз әле.

“Коммуналка” да  экономияләп буламы?
“Коммуналка” да экономияләп буламы?

     Авылдан  шәһәргә күчеп килдек. Утка, суга, газга һәм башка коммуналь хезмәтләргә  үзвакытында түләргә кирәклеген аңлап торабыз.  “Коммуналка” ай саен 8000-8500 сумга барып баса.  Бәлки, ул түләүләрне без әлегә белеп бетермәгән экономияләү юллары  бардыр? Аңлатыгыз әле.

                                 Исхаковлар гаиләсе.

     Әйе, инфляция бер урында тукталып тормый һәм  гадәти товарлар һәм хезмәтләр өчен дә  күбрәк түләргә туры килә. Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре дә – бу җәһәттән искәрмә түгел. Июль аенда Башкортстанда электрга тарифлар 5,1% ка, газга  3% ка, башка коммуналь хезмәтләргә  уртача 4,4%ка артты.  Торак-коммуналь  хезмәтләр өчен акчаны ничек янга калдырырга? Моның 5 законлы ысулы бар. Танышып чыгыйк.

  1. Йорттан, фатирдан чыгып киткәндә утларны сүндерегез, кранны ябыгыз, электр приборларын сүндерегез.

    Бу – экономияләүнең  иң гади ысулы. Һәрберебез белеп тора: ваннада юынуга караганда  душка керү отышлырак: шулай иткәндә  көнгә 50-100 литр су  экономияләнәчәк. Тешләрне чистартканда  кранны ябарга, ә суны  стаканга алу яхшырак.  Гомумән,  кирәк булмаганда су кранын ябарга гадәтләнегез.

    Шушы ук киңәшләр электр энергиясенә да кагыла: әгәр бик кирәк булмаса, ут кабызмагыз.  Йорттагы лампаларны “энергия саклаучы лампочкалар”га алмаштырсагыз, әллә ничә киловатт яныгызга калыр.

  1. Су, газ, электр өчен счетчиклар буенча түләгез.

    Исәпләүләр дөрес булсын өчен, фатирда яшәүчеләр счетчик күрсәткечләрен ресурс белән тәэмин итүче оешмага  һәр айның 25 числосына кадәр тапшырырга тиеш. Югыйсә, түләү уртача айлык чыгым буенча исәпләнәчәк.

  1. Кирәкмәгән хезмәтләрдән баш тартыгыз.

      Кәрәзле телефон һәркемдә дә диярлек бар, шуңа күрә стационар телефон аппараты  күпләр өчен актуаль түгел.  Уфада айлык абонент хакы 200 сумга якын булуын беләсездер бит? Бу  елына 2400 сум дигән сүз. Сезгә кирәкме соң ул?  Сез файдаланмый торган радиоточканы сүндерү аена бер-ике йөз сум акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк. Теләсәгез, домофоннан да баш тарта аласыз. Әлбәттә, аның өчен башкача түләргә туры килмәячәк.

  1. Торак-коммуналь хезмәтләре өчен комиссиясез түләргә була.

      “Коммуналка” өчен түләгәндә банклар еш кына комиссия алына, ул сумманың 1% ын тәшкил итәргә мөмкин.  ел дәвамында берничә йөз сум җыела.  Банк картасының шәхси кабинетында (онлайн) түләсәгез, комиссия турында онытырга була. Бу бигрәк тә “Мир” картасына ия булучыларга отышлы, алар түләү суммасының 1% күләмендә кешбэк алырга мөмкин

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: