Барлык яңалыклар
Социаль мохит
20 июль , 11:15

Арттырулары дөресме?

Социаль контрактка кагылышлы яңалык.

Арттырулары дөресме?
Арттырулары дөресме?

      Социаль контрактлар буенча түләүләрне арттырганнар дип ишеттем. Шул дөресме?  Дөрес булса, кайчаннан? Без ирем белән матурлык салоны ачарга ниятләп йөрибез. Эш башлап китәргә зур ярдәм булыр иде ул.

                                        Эльвина.

                                        Дүртөйле районы.

      Сорау бирүчебезне яхшы хәбәр белән сөендерә алабыз: Башкортстанда социаль контрактлар буенча түләүләр 100 мең сумга арткан. Ил хөкүмәте гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү буенча дәүләт программасына үзгәрешләр кертте – 1 июльдән эшкуарлык эшчәнлеген үстерүгә социаль контракт буенча бер тапкыр бирелә торган түләүләр 100 мең сумга артты.

      Хәзер үз эшеңне ачуга яки бизнесны үстерүгә 350 мең сум акча алырга мөмкин. Шул ук вакытта бу мөмкинлектән  эшен яңа башлаучылар гына түгел, ә гамәлдәге эшкуарлар да, шулай ук үзмәшгульлек сыйфатында теркәлгән гражданнар да файдалана ала.

     Төп суммадан тыш, эшкуарлар һәм үзмәшгульләр укыган өчен 30 мең сум акча да алала әле.

      Дәүләт ярдәменең максималь күләме шәхси хуҗалыкларын үстерүгә социаль контрактлар төзегән гражданнар өчен дә артты. Суммасы 2 тапкырга - 100 меңнән 200 мең сумга кадәр артты.

     Шуны да әйтеп китик: үткән елда республикада эшкуарлыкны үстерүгә – терлек үрчетү, страховкалау, матурлык салоннары ачу һәм башка максатларга 1 мең 88 социаль контракт төзелгән. 2022 елда әлеге юнәлеш буенча 1 мең 125 социаль контракт төзү планлаштырыла. 

      Шәхси  хуҗалыкны  алып баруга килгәндә исә, үткән елда программада катнашучы 744 кеше ярдәм алган.  Быел бу мөмкинлектән 928 кеше файдалана алачак, дип ачыклык керттеләр Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында.  

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас в