Барлык яңалыклар
Социаль мохит
20 июль 2022, 10:50

Ач килеш бәби табып карагыз…

Булачак әниләр зарлары.

Ач килеш бәби табып карагыз…
Ач килеш бәби табып карагыз…

Туганыбызның икенчегә бәби көткән кызы: “Уфада бала тудыру йортларында начар ашаталар дип ишеттем, шулай була калса, бала белән безне озаграк чыгармасалар, яныма килеп йөрерсез инде, зинһар”, дип борчылуын белдерде. Булачак яшь әнине тынычландырдык, әлбәттә. Шулай да, аның борчылуы ни дәрәҗәдә нигезле икән?

                                       Эльмира.

                                      Уфа шәһәре.

       Без дә туганыгызның сүзләрендә берникадәр хаклык бардыр дип уйлыйбыз, чөнки күптән түгел башкалада яшәүчеләр  төбәк башлыгына бу җәһәттән аһ-зарларын җиткергәннәр. Алар башлыча Уфаның перинаталь  үзәген күз уңында тотканнар. Әйтүләренчә, үткән мөрәҗәгать итүләрдән соң  хәлләр тагын да начарланган.

    “Батырская урамы, 41 адресы буенча урнашкан перинаталь үзәккә, төгәлрәк итеп әйткәндә, гинекология бүлегенә игътибар итегез әле. Бигрәк начар ашаталар. Я туганнардан ашарга алып килүләрен сорарга, я “доставка” хезмәтеннән файдаланырга, боларның берсе дә булмаса, ач йөрергә кала. Начар ашатулары турында быелгысы елның апрель аенда мөрәҗәгать иткән булганнар инде. Шуннан соң, янәсе, бу хәлне тикшергәннәр. Әмма бирегә икенчегә килеп эләккән ханымнар ашау тагын да начарыракка әйләнде дип сөйләделәр”, - дип зарланган Гүзәл исемле ханым.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: