Барлык яңалыклар
Социаль мохит
13 июль 2022, 15:06

"Торатау"га экскурсия бүләк иткәннәр

"Торатау"га экскурсия бүләк иткәннәр
"Торатау"га экскурсия бүләк иткәннәр

Кичә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар шиханнарның итәгендә урнашкан  "Торатау" геопаркы визит-үзәген барып күрде.  Мавыктыргыч экскурсияне  "Бердәм Русия" партиясе тарафдарларының Төбәк Советы,  БРның ЮНЕСКО  эшләре буенча комитеты һәм "Ломая барьеры" Социаль технологияләр үзәге оештырды. 

Парк гидлары балаларга шиханнар - Борынгы диңгез рифларының -  тарихы һәм геологиясе хакында сөйләде, борынгы флора һәм фауна эзләре сакланган ташлы урыннарны,  уктан ату дәресләре күрсәттеләр, шулай ук "Торатау" территориясендәге мәдәни-тарихи мирас белән таныштырды. 

Балаларга экскурсия бик ошады,  шул кадәр күп  уңай эмоцияләр кичерде алар.  Татлы күчтәнәчләр һәм экскурсия турындагы истәлекле бүләкләр бай тәэссоратларга янә шатлык өстәде. 

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда "Торатау" ЮНЕСКО геопарклары глобаль челтәренә керергә омтылган  геопарк статусын алды. Аның  эшчәнлеге юнәлешләренең берсе - халыкның барлык төркемнәре шиханнарны күрә алыр өчен уңайлы шартлар тудыру. 

Чыганак: bashkortostan.er.ru

 

 

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: