Барлык яңалыклар
Социаль мохит
24 июнь 2022, 15:55

Ана капиталы күпмегә артачак?

Түләү күләменең артуы  инфляция темплары фаразы нигезендә исәпләнгән.  

yur-gazeta.ru
Фото:yur-gazeta.ru

Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы киләсе өч елга ана капиталы индексациясе вариантын тәкъдим итте. Бу хакта Русия Пенсия фондының 2023 елга һәм 2023-2024 елларның планлы чорына бюджет проектына сылтама белән РБК хәбәр итә.

2023 елда беренче балага бирелә торган ана капиталы 616,3 мең сум, ә икенче балага 814,4 мең сум булыр дип көтелә. 2024 елда беренче бала тугач 653,9 мең сум, ә икенче бала тугач 864,1 мең сум түләү планлаштырыла. 2025 елда ул 680,1 мең һәм 898,7 мең сум булачак.

2022 елда беренче балага бирелә торган ана капиталының күләме 524,5 мең сум, гаилә беренче балага бу түләүне алмаган очракта икенчесенә - 693,1 мең сум. Ә беренче балага бу түләүне алган очракта 168,6 мең сум бирелә.

Түләү күләменең артуы РФ Икътисади үсеш министрлыгының инфляция темплары фаразы нигезендә исәпләнгән. Төп сценарий нигезендә, 2022 елда бәяләр үсеше 17,5 процент тәшкил итәчәк, 2023 елда - 6,1%, ә 2024 елда - 4%, бу Русия Банкы таргетына туры килә. Ә агымдагы елга фаразны яхшы якка яңадан карарга җыеналар.

Агымдагы елның 1 февраленнән ана капиталы күләме ел саен фактик инфляция буенча яңадан каралырга тиеш. Бу законга 2021 елның декабрендә РФ Президенты Владимир Путин кул куйды.

Чыганак: "Татар-информ". 

Читайте нас: