Тормыш булгач, төрле вакыйгаларга тарырга туры килә. Аларны хәл итүдә еш кына юрист ярдәме таләп ителә. Ә бит аларның хезмәте арзан түгел, аеруча бүген, бар нәрсәгә дә хаклар көн саен арткан заманда. Шул уңайдан
Июнь ахырында БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай язгы сессиясенең пленар утырышында “Башкортстанда бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында”гы законның 5 һәм 8 маддәләренә үзгәрешләр кертү турында”гы закон проектын караячак.
Парламент рәисе Константин Толкачёв сүзләренчә, үзгәрешләр бушлай юридик ярдәм алырга хокуклы гражданнар категориясен киңәйтүне, атап әйткәндә, пенсия алды яшендәгеләргә (пенсия билгеләнергә 5 ел калган), шулай ук йөкле һәм 3 яшькә кадәрге балалары булган хатыннарга бушлай ярдәм күрсәтү башлауны күз уңында тота. Дәүләт юридик бюросының хезмәтенә бюджет чыганаклары исәбеннән түләнәчәк.
Чыганак: bashinform.ru