Барлык яңалыклар
Социаль мохит
22 июнь 2022, 13:37

Сәнәгать ипотекасында сыналачакбыз

Бу проект турында бик аз беләбез әле. 

pravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru

Башкортстан сәнәгать ипотекасы механизмнары сыналган пилот проекты булачак. Аны гамәлгә кертелүен Президент Владимир Путин   15-17 июнҗдә узган Петербург халыкара икътисади форумында игълан итте. Предприятиеләргә  төзелешкә яисә сәнәгать девелоперыннан күчемсез милек сатып алыр өчен 5 процентка кадәр льготалы кредитлар тәкъдим ителер дип күзаллана.

–Без бу башлангыч өстендә башка төбәкләрдәге коллегалар һәм Индустриаль парклар ассоциациясе белән берлектә эшләдек. Башкортстан властьлары сынауның “Уфа” индустриаль паркы һәм “Алга” үзенчәлекле икътисади зонасы  территорияләрендә (аларның идарә итүче компаниясе  – Үсеш корпорациясе) үтәр дигән карар кабул итте. Әгәр резидентларга нинди дә булса биналар төзелеше таләп ителсә, һәм моңа үз чыганаклары җитешмәсә, бу максат өчен сәнәгать ипотекасы – җитештерүне киңәйтер өчен менә дигән вариант, – диде БРның Үсеш корпорациясенең генераль   директоры Наил Габбасов.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

 


Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: