Барлык яңалыклар
Социаль мохит
22 июнь 2022, 14:02

Җир кишәрлеген зурайтканда ничек экономияләп була?

Моңа белгеч җавап бирә. 

irenastyle.ru
Фото:irenastyle.ru

БРның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы   җир участогын зурайту өчен түләүнең 50 процентка кадәр киметүне күзаллаган ярдәм чарасы эшләп чыгарган.

–Республикада җир кишәрлекләрен шәхси торак төзелеше, шәхси хуҗалык, бакчачылык, дача хуҗалыгы максатында  кулланган гражданнар өчен БР Хөкүмәте шәхси милектә булган җиргә өстәп алган участок бәясе күләмен ачыклау өчен киметүче коэффициент билгеләде (ул 0,075кә тигез. – Авт.), – дип хәбәр итте министр урынбасары Артур Аманбаев.

Башка төр куллану җир участоклары 0,25кә тигез булган киметүче коэффициент билгеләнгән. Күрсәтелгән чара бизнес эшчәнлегенә бирелгән җир кишәрлекләренә дә кагыла.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: