Барлык яңалыклар
Социаль мохит
18 июнь 2022, 10:07

Путин сәнәгать ипотекасын эшләтеп җибәрергә тәкъдим итте

Июнь башында сәнәгать ипотекасын җәелдерү турында Михаил Мишустин сүз башлаган иде инде.

moscow.er.ru
Фото:moscow.er.ru

Русиядә бизнеска ярдәм итү өчен яңа ташламалы программа — сәнәгать ипотекасын кертергә тәкъдим ителде.

«Илебез бизнесы кирәкле продукция чыгаруны тиз җәелдерә алсын өчен яңа инструмент — сәнәгать ипотекасын эшләтеп җибәрергә тәкъдим итәм. Сүз еллык ставкасы 5 процентлы ташламалы озак вакытлы кредитлар турында бара», - диде Русия Президенты Владимир Путин Петербург халыкара икътисади форумының пленар утырышында.

Җитештерү өчен әзер мәйданнарны сатып алырга ниятләгән предприятиеләр шушы мөмкинлекне файдалана ала.

Путин Министрлар Кабинетына яңа программаның барлык нечкәлекләрен банк секторы белән эшләргә кушты. Бу яңа программа якын арада тулы күләмдә акча эшли алсын өчен кирәк. 

Чыганак: "Татар-информ"

Читайте нас: