Барлык яңалыклар
Социаль мохит
13 июнь 2022, 11:19

“Кашкадан” ачылды

Яңа проект старт алды.

Яңа проект старт алды.

2 июньдә Уфаның Октябрь районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Кашкадан” мәдәният һәм ял паркын техник ачуда катнашты. Күлне төзекләндерүдән һәм "Кашкадан" иҗтимагый киңлеген модернизацияләүдән соң Русиядә ул иң яхшы паркларның берсе булды.

Исегезгә төшерәбез, паркны реконструкцияләүне төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча башладылар.
Яңартылган "Кашкадан" паркында Русия һәм Уфа шәһәре көннәрендә "Ике адым кала..." проекты старт алды. Ул Уфаның 450 еллыгына багышлана, аны 2024 елда билгеләп үтәчәкләр. Тамашачыларга «Мирас» җыр һәм бию ансамбле башкаруында «Заятүләк и Сусылу» халык эпосы мотивлары буенча «Кашкадан легендалары» хореографик композициясен күрсәттеләр. Аннары һава шарларында Уфа символы сусар паркка "очып килде һәм күлгә утырды".
Истәлекле вакыйга - "Кашкадан" паркы ачылышы белән уфалыларны һәм шәһәр кунакларын Радий Хәбиров котлады.
– Сезнең белән бергә ике катлаулы пандемия елын уздык. Шушы вакыт эчендә бергә булуыгыз өчен рәхмәт, - диде Радий Хәбиров. – Бүген без "Ике адым кала..." проектын башлыйбыз. Ике елдан безнең башкалага 450 ел тула. Көн саен Уфаны матуррак һәм уңайлырак итеп эшләргә вәгъдә итәм.
Паркны ачу хөрмәтенә шәһәр халкы һәм кунаклары алдында Башкортстанның иҗат коллективлары һәм төрле сәнгатҗ әһелләре  чыгыш ясады. Хедлайнерлар "На-На" һәм Dabro төркемнәре булды. Концерт программасын бәйрәм салюты йомгаклады.

Фото: glavarb.ru

 

 

Автор:Алсу Төхвәтуллина
Читайте нас: