Барлык яңалыклар
Социаль мохит
9 июнь , 15:25

Үзмәшгульләр өлкән яшьтәге кешеләрне тәрбияли һәм шуның өчен пособие ала аламы?

Аны ничек рәсмиләштерергә?

Үзмәшгульләр өлкән яшьтәге кешеләрне  тәрбияли һәм шуның өчен пособие ала аламы?
Үзмәшгульләр өлкән яшьтәге кешеләрне тәрбияли һәм шуның өчен пособие ала аламы?

Әйе, үзмәшгуль кеше өлкән яшьтәге кешене тәрбия алырга һәм шуның өчен пособие алырга мөмкин. Тик ул Пенсия фондына ирекле страховка взнослары түләмәгән очракта гына.

Пособиене  ничек рәсмиләштерергә? 

  • Моның өчен Пенсия фонды сайтында шәхси кабинетка керегез: gov.ru к
  • Төп биттә хезмәтләр исемлеген күрерсез – сезгә “социаль түләүләр” дигәнен табарга кирәк.
  • Исемлектән ике пунктны сайлагыз: эшкә яраксыз кешене тәрбияләү буенча компенсация түләү тәгаенләнү турында һәм аның  янында – тәрбияләргә риза булу.
  • Ике гаризаны да тутырыгыз, аны караганнарын көтегез.
  • Түләү билгеләнгәч, шәхси кабинетка бу хакта  хәбәр киләчәк.

           Пособие күләме нинди?

 Субсидия ай саен 1200 сум тәшкил итә. Ул аның тәрбиясендәге кешегә пенсиясе белән бергә киләчәк.

      Тагын кемне тәрбиягә алырга мөмкин??

   Үзмәшгуль шулай ук инвалид кешене, шул исәптән баланы да,  тәрбияләгән өчен компенсация ала алала.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас в