Барлык яңалыклар
Социаль мохит
9 июнь 2022, 15:15

Инвалидлык билгеләүнең яңа тәртибен расладылар

Русиялеләр медицина экспертизасын  читтән торып та үтә алачак.

Инвалидлык билгеләүнең яңа тәртибен расладылар
Инвалидлык билгеләүнең яңа тәртибен расладылар

2022 елның 1 июленнән башлап русиялеләр медицина экспертизасын  читтән торып та үтә алачак. Ягъни, барлык кирәкле документлар медицина оешмаларыннан автомат рәвештә медик-социаль экспертиза бюросына килеп җитәчәк.

      “Әгәр медицина тикшерүләре табиб заключениеләре белән туры килмәсә, махсус җиһазлар ярдәмендә яңадан  тикшерү үтәргә кирәк булганда, пациент интернатта яшәгән очракта яки шәхси реабилитация программасын үзгәртү ихтыяҗы туса, ул вакытта пациент медэкспертизаны үтәргә үзе килергә мәҗбүр булачак", - дип ачыклык кертте федераль хакимият вәкилләре.

     2023 елның 1 июненнән медик-социаль экспертиза бюросы карары белән килешмәгәннәр аны яңадан дистанцион форматта үтә ала.

    

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: