Барлык яңалыклар
Социаль мохит
31 Май 2022, 10:03

Минималь хезмәт хакы һәм яшәү минимумы арта

Закон бер көннән үз көченә керә. 

Русия Премьер-министры Михаил Мишустин 1 июньнән минималь хезмәт хакын, яшәү минимумын һәм эшләмәүче пенсионерлар өчен страховка түләүләрен арттыру турында карарга кул куйды.

“Тиешле карарга кул куелды. 50 миллионнан артык гражданга ярдәм итү өчен федераль бюджетта 500 миллиард сумнан артык акча каралды”, – дип белдерде  ул вице-премьерлар белән оператив киңәшмәдә.

Мишустин билгеләп үткәнчә, социаль түләүләрне индексацияләү эшләмәүче пенсионерларга аена уртача 19 мең сумнан артык акча алырга ярдәм итәчәк. Минималь хезмәт хакы күләме исә 15,2 мең сумнан артып китәчәк, бу  4 миллионнан артык кешегә хезмәт хакын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Мишустин сүзләренчә, яшәү минимумын арттырганнан соң, шулай ук аз тәэмин ителгән гаиләләрдә үсүче 3 яшьтән алып 17 яшькәчә балаларга ай саен бирелә торган пособиеләр күләме дә арта. 

Чыганак: tass.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: