Барлык яңалыклар
Социаль мохит
27 Май 2022, 11:35

Торак алуга сертификат бирәчәкләр

Бер сертификатның бәясе – 2,4 миллион сум.

kuban.aif.ru
kuban.aif.ru

Башкортстанда инвалидларга һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә торак сертификатлары бирә башлыйлар.

Бу хактагы кагыйдәләр “Башкортстан республикасында инвалидларга социаль ярдәм турындагы” законга кертелгән, дип хәбәр итәләр республика парламентыннан.

Монда сүз торакка мохтаҗ булган һәм 2005 елның 1 гыйнварыннан соң исәпкә баскан инвалидлар, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр турында бара. Бу сертификатлар хроник чирләрнең авыр төрләре белән җәфаланучы кешеләргә бирелә.

Бер сертификатның бәясе – 2,4 миллион сум. Быел 74 гаилә, сертификатлы булып, торак шартларын яхшырта алачак. Сертификаты булган гаилә үзенә уңайлы урында торак сатып ала ала.

Әле бу хактагы закон Башкортстан Башлыгына имза кую өчен юлланган.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: