Барлык яңалыклар
Социаль мохит
25 Май 2022, 20:49

Тагын да бер тапкыр пособиеләр турында

Бу уңайдан сорауларыгыз юкмы?

gushrustalniy.bezformata.com
Фото:gushrustalniy.bezformata.com

Кичә БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Лира Игтисамова 3тән 7 яшькә һәм 8дән 17 яшькә кадәрге балаларга пособиеләр түләү тәртибенә кагылышлы киңәшмә үткәрде. Анда Пенсия фонды, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау, Цифрлы үсеш министрлыклары вәкилләре, ЦУР хезмәткәрләре катнашты.

–Бүгенге көндә  88,5 меңнән артык 3тән 7 яшькәчә  балаларга  3,6 миллиард сум пособие бүленсә,  63 мең 8дән 17 яшькәчә балаларга 1,0 миллиардтн артык акча түләнде, – диде Лира Игтисамова.

3тән 7 яшькәчә балаларга түләнә торган пособие турында БРның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау  министрлыгының рәсми сайтындагы махсус разделында белеп була.

8дән 17 яшькәчә балаларга түләнә торган яңа пособие турында РФ Пенсия фондының  сайтында белергә мөмкин.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: