Барлык яңалыклар
Социаль мохит
25 Май 2022, 13:55

Мәскәүдә ковид амнистиясе игълан ителде

13,6 миллиард сум акча гражданнарга һәм бизнес вәкилләренә кайтарылачак. 

ptoday.ru
Фото:ptoday.ru

Мәскәү мэры Сергей Собянин ковид амнистиясе игълан итте. Россия башкаласы Хөкүмәте коронавируска бәйле чикләүләрне бозган өчен салынган штрафларны түләттерүне туктатачак.

«Ковид амнистиясе буенча без штраф түләттерүне туктатачакбыз яки 13,6 миллиард сумга якын акчаны кире кайтарачакбыз. Мәскәү Хөкүмәте элегрәк түләнгән штрафларны компенсацияләү өчен бизнес вәкилләренә һәм гражданнарга субсидия бирәчәк», – диде Собянин.

Амнистия 1 июньнән үз көченә керә.

Административ штрафлар мәскәүлеләрнең сәламәтлекләрен һәм гомерләрен коткарырга булышты, гомумән бу практика COVID-19 белән көрәшкә саллы өлеш кертте, дип аңлата Собянин.

“Әмма бүген бу хәвеф кимеде. Бүген көн үзәгендә башка проблемалар һәм мәсьәләләр тора, – диде ул. – Без гражданнарның чын керемнәре азаюын күрәбез. Шуңа мин ковид амнистиясен игълан итәргә булдым”. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: