Барлык яңалыклар
Социаль мохит
25 Май 2022, 15:00

Җирме, акчамы?

Өй салу өчен участок алмаган очракта, компенсация каралганмы?

Җирме, акчамы?
Җирме, акчамы?

- Күп балалы гаиләләр ничек итеп бушлай җир участогы ала ала? Өй салу өчен участок алмаган очракта, компенсация каралганмы?

                          Илгиз Хәмитов. Хәйбулла районы.

     Башкортстан Прокуратурасының икътисад өлкәсендә законнар үтәлешенә күзәтчелек бүлеге прокуроры, юстициянең кече киңәшчесе Азамат БАЕВ җавап бирә.

  • Иң беренче чиратта, шуны искә төшерәм: льготалы категория гражданнарга җир участоклары бирү буенча вәкаләтләрне 2021 елның 1 гыйнварыннан республиканың Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы тормышка ашыра.

      Гражданнарны җир участогы алу өчен исәпкә хакимиятләр куя. Участоклар министрлыкның урыннардагы территориаль бүлекләре тарафыннан бирелә. Җир алу өчен чиратка яшәгән урында “дәүләт хезмәтләре” порталы аша да, күп функцияле үзәкләр аша да басарга мөмкин.  

      Участок алу буенча исәпкә басу өчен, күп балалы һәм инвалид балалары булган гаиләләргә түбәндәге документлар пакеты әзерләргә кирәк:

  • әти-әнинең һәм 14 яшьтән зуррак балаларның паспортлары;
  • балаларның туу турында таныклыгы;
  • никахка керү турындагы таныклыкның (булганда) күчермәсе;
  • опека һәм попечительлек органнары тарафыннан ата-ана хокукыннан мәхрүм ителү-ителмәү турындагы мәгълүматны (суд карарын) үз эченә алган белешмә;
  • дәүләт медик-социаль экспертиза хезмәте учреждениесе тарафыннан инвалидлык билгеләү фактын раслаучы белешмәнең күчермәсе (инвалид балалар өчен).

      Калган документлар вәкаләтле органнар тарафыннан электрон форматта соратып алына.

       Шул ук вакытта җиргә чиратка басу өчен гаилә җир участогына, ягъни торак законнары нигезендә торакка мохтаҗ булырга тиеш. Әйтик, әгәр гаиләнең һәр әгъзасына 12 квадрат метрдан кимрәк торак мәйданы туры килә икән, гаилә җир участогы алу өчен исәпкә куелуга дәгъва итә ала.

     Әгәр гаилә элегрәк дәүләттән торак сатып алу яки төзү өчен акча алган булса (ана капиталы акчаларыннан тыш), бу гаиләне җир участогына чиратка куюдан баш тартачаклар.

     Гаиләнең льготалы категориягә кермәве һәм мохтаҗлык критериена туры килмәве  аны участок алу өчен исәпкә куюдан баш тартуга нигез булып тора. Шул ук вакытта баш тарту өчен нигез булып торган сәбәпләрне бетергәннән соң гаилә участок сорап кабат мөрәҗәгать итә ала.

     Күп балалы гаиләләр, шулай ук инвалид балалары булган гаиләләр участок урынына 250 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алырга теләсә, үзләре исәптә торган органга гариза бирә ала: я Башкортстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына яки хакимияткә.

    

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: