Барлык яңалыклар
Социаль мохит
24 Май 2022, 20:33

Балалар пособиесе турында алты мөһим сорау

3-17 яшьлек балалар пособиесе турында сүз.

Руфина Таҗиева Башинформ
Фото:Руфина Таҗиева / Башинформ

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы бу мәсьәлә буенча халыкны борчыган алты сорауга җавап тәкъдим итә.

Пособиегә кем хокуклы?
Айлык түләүне барлык гаиләләр дә ала алмый, өч шарт бар. Әгәр дә бер генә шарт үтәлми икән, сезгә ул түләнмәячәк.

Беренчедән, гаиләнең балигъ булмаган барлык әгъзаларының да даими рәсми кереме булырга, әмма ул гаиләнең һәр әгъзасына уртача яшәү минимумыннан түбәнрәк булырга тиеш. Ягъни аз керемле гаилә.

Икенчедән, гаиләгә бер фатир, бер машина һәм бер генә башка милек теркәлергә мөмкин. Бу «мохтаҗлык критерие» дип атала, аның турында без түбәндә сөйләячәкбез.

Өченчедән, ата-аналар һәм бала да Русия гражданнары булырга һәм Башкортстан территориясендә даими яшәргә тиеш.
Түләүләр бер елга билгеләнә.

Калган сорауларга   җавапны сылтама буенча кереп укыгыз: www.bashinform.ru/cards/2022-05-24/shest-samyh-vazhnyh-voprosov-pro-detskie-posobiya-s-3-do-17-let-2816023

 

Автор:Руфина Таҗиева
Читайте нас: