Барлык яңалыклар
Социаль мохит
14 Май 2022, 17:11

Яңа мунча комплексы ачылды

Кемнәр өчен ул?

Яңа мунча комплексы ачылды
Яңа мунча комплексы ачылды

13 майда Уфада сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен яңа Чисталык һәм гигиена мунча комплексы ачылды.

Комплекс эшен меценатлар һәм дәүләт власте органнары ярдәмендә “Чистотел” Инвалидларның социаль адаптация үзәге оештырды.

Бу проект инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен мунча-тернәкләндерү процедуралары күрсәтүдән гыйбарәт. Анда тән тиресен һәм мускуллар тукымаларын  парилкада җылыту (рус мунчасы), контрастлы душ коену һ.б. керә. Бу хезмәтләр инвалидларга бушлай күрсәтеләчәк. 

Чыганак: op.bashkortostan.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: