Барлык яңалыклар
Социаль мохит
13 Май 2022, 10:28

Үзебез дә шаккаттык

Ленара Иванованы аптыратырлык хәл булган.

maumediacenter.ru
maumediacenter.ru

Ышансаң – ышан, ышанмасың – юк: әмма Башкортстанның Хезмәт министрлыгы бу елның беренче кварталында эшсезләр саны рекорд дәрәҗәдә аз булган дип хәбәр итә.

“Беренче кварталда эшсезләр саны рекорд дәрәҗәдә түбән булуын күрдек һәм бу нәтиҗәләргә үзебез дә шаккаттык, – диде гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. – Бу хәлне шуның белән аңлатып була: март ахырына санкцияләр йогынтысы әле ул кадәр сизелми иде. Предприятиеләрнең чит ил партнерлары белән бәйләнешләре дә саклана иде әле. Икенче кварталда, әлбәттә, проблемалар күренәчәк. Без, бу җәһәттән ил хөкүмәтенә мөрәҗәгать итеп, эшен югалту хәвефе астында булган кешеләр санын бирдек. Нәтиҗәдә безгә зур акча бүлделәр – 2 миллиард сум. Бу – искитмәле зур сумма”.

Министр әйтүенчә, бу акчаларга хезмәткәрләрен эштән җибәрү, яки хезмәт хакы сакланмаган отпускка озату, яки тулы булмаган мәшгульлеккә күчерү, яисә җитештерү эшчәнлеген туктатып тору хәвефе килеп туган оешмалар исәп тота ала.

Ярдәм эре предприятиеләргә генә түгел, ә хезмәткәрләрен рәсми теркәгән урта һәм кече бизнеска, шәхси эшкуарларга да булачак.

Башкортстанда 2021 ел ахырында эшсезләр саны 3,8 процент булган. Ә 2022 елның 1 мартына бу сан 8,3 процентка азаеп, 20,3 мең тәшкил иткән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: