Барлык яңалыклар
Социаль мохит
12 Май 2022, 12:54

Авылда эшләүчеләрнең акчасы артмаячак

Ни өчен?

dhoz.ru
dhoz.ru

Башкортстанда авылда эшләүче дәүләт һәм муниципаль белгечләргә компенсация түләүләре күләмен арттырмаячаклар.

Чөнки бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары ел саен индексацияләнә, хезмәт хакларын (атап әйткәндә, социаль тармакта эшләүчеләрнең) икътисад буенча уртача дәрәҗәгә җиткерү эше бара, дип аңлата гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Ольга Кабанова.

Ведомство мәгълүматы буенча, бүген авылда мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм сәнгать, ветеринария, физкультура һәм спорт, социаль өлкәдә эшләүчеләр, шул исәптән эшләүче пенсионерлар өстәмә түләүләр ала. Акчалар ике төрле – бердәм компенсация түләве итеп яки окладка 25 процент күләмендә өстәлеп бирелә.

2021 елда Башкортстанда авыл җирендә эшләүче 73217 кеше өстәмә акча алган. Түләүләрнең гомум суммасы 535 миллион сумнан артып киткән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: