Барлык яңалыклар
Социаль мохит
11 Май 2022, 13:00

Радий Хәбиров: “Ямьсез күренеш”

Төбәк Башлыгы чүп-чар чыгаруга бәйле хәлгә ачуланды.

Радий Хәбиров: “Ямьсез күренеш”
Радий Хәбиров: “Ямьсез күренеш”

      Башкортстанда яшәүчеләрнең иң күп зарларының берсе – чүп-чар чыгару мәсьәләсе. Республика Хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә БР башлыгының социаль коммуникацияләр буенча идарә начальнигы Елена Прочаковская билгеләп үтүенчә, барлык шикаятьләр “Дюртюлимелиоводстрой” төбәк операторы эшенә кагыла.

     "Төбәк операторларының өчесе ничектер эшли әле, кайсыберләрен хәтта мактарга да мөмкин. Ә монысы  белән нишләргә? Алар өч ел эшли һәм өч ел без аларны сөйлибез", - дип ачуланды Радий Хәбиров.

    Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министры вазифаларын башкаручы Нияз Фазылов белдерүенчә, ведомство “Дюртюлимелиоводстрой”  белән  килешүне сыйфатсыз эш аркасында өзәргә карар иткән.

      “Бу атнада соңгы карарны кабул итегез.  Өзәргә икән, өзәргә, шундый авыр чорга аяк басабыз. Район башлыкларына әзер булырга кирәк, муниципаль предприятиеләргә дә әйтсеннәр. Өч төбәк операторы гомумән алганда үз бурычларын башкара. Ә менә бу күренеш, әлбәттә, бик ямьсез. Кешеләрнең  зарлары, әлбәттә, нигезле", - дип нәтиҗә ясады республика башлыгы.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: