Барлык яңалыклар
Социаль мохит
11 Май 2022, 10:40

Нәрсә ул социаль контракт?

Файдалы мәгълүмат бу.

Нәрсә ул социаль контракт?
Нәрсә ул социаль контракт?

Республиканың аз керемле гражданнары льготаларга һәм пособиеләргә хокуклы булудан тыш үз эшләрен ачуга чирек миллион сумга кадәр акча алала. Бу “социаль контракт” дип атала. Республиканың Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы экспертлары әзерләгән мәгълүматка таянып, аны кемнәр һәм ничек ала алуы турында сөйлибез.

      Социаль контракт ул –  социаль яклау оешмасы  белән  кереме түбән булган кеше арасындагы килешү. Хакимият акчалата ярдәм итә, ә кеше яңа һөнәр үзләштерергә, эш табарга яки үз бизнесын ачарга тиеш. Ягъни контракт нәтиҗәләре буенча кешенең тотрыклы керем чыганагы барлыкка килергә тиеш.

     Социаль контрактны аз керемле гаилә яки аз керемле ялгыз яшәүче, Башкортстанда теркәлгән һәм шунда даими яшәүче кеше рәсмиләштерә ала.

       Аз керемле гаиләнең хезмәткә сәләтле, балигъ булган барлык әгъзалары да мондый контракт төзүгә ризалык бирергә тиеш.

                     Күпме акча алырга була?

             Эш эзләү өчен ай саен 12 мең сум

       Бу эш эзләүдә контракт-ярдәм. Кеше башта 12 мең сум, аннары тагын өч тапкыр ай саен 12шәр мең ала. Кайчан эш таба инде. 

      Теләк булганда, мәшгульлек үзәкләрендә яки теләсә кайсы белем бирү оешмасында бушлай яңа һөнәр үзләштерергә мөмкин.

                  Яңа һөнәргә  уку  өчен 30 мең сумга кадәр

      30 мең сум – дәүләт уку курсы өчен түли торган  максималь чик. Укыган вакытта өстәмә рәвештә эш эзлисез икән, 6 мең сум күләмендә өстәмә пособие алачаксыз. Монда да һөнәрләрнең конкрет исемлеге юк – сез чәчтараш, пешекче, бухгалтер, тегүче һәм башка һөнәрләргә укый аласыз. Иң мөһиме, контракт төзегән вакытта кешенең рәсми эш булмасын, ә нәтиҗә буенча аны тапсын.

             Шәхси  хуҗалыкны үстерүгә 100 мең сумга  кадәр

    Бу акчага инструментлар, орлыклар, төзелеш материаллары, хәтта чебиләр һәм бозау сатып алырга була. Иң мөһим шарт –  авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан керем алу. Ягъни, әйтик, артып калган сөт, йомырка һәм бәрәңге саткансыздыр. Шәхси хуҗалык  ашатырга гына түгел, табыш китерергә дә тиешсез.

      Мөһим шарт: мондый контрактны алу өчен сезнең арендага алган яки үзегезнеке булган участогыгыз булырга һәм сез салым органында үзмәшгуль буларак мәҗбүри теркәлү үткән булырга тиеш.

                 Үз эшегезне  ачуга 250 мең сумга кадәр

    Үз эшеңне башлап җибәрергә һәм акча эшләргә мөмкинлек бирә  торган иң кызыклы һәм нәтиҗәле контракт төре бу.  Бу акчаларны кире кайтарырга кирәкми – бу  дәүләтнең турыдан-туры ярдәме. 250 мең сум – максималь  сумма. Ихтыяҗга карап азрак сорарга да мөмкин.

      Бизнес төрләре буенча чикләүләр юк: чәчтараш салоны яки автосервис ачарга, өйдә тортлар пешерергә, бухгалтерлык хезмәтләре күрсәтергә, йортлар төзергә яки илтеп җиткерү хезмәтен ачарга мөмкин. Бары тик бу эшчәнлек законлы булырга тиеш.

         Контракт төзү өчен кайда мөрәҗәгать итәргә?

  • Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенә;
  • Сезгә уңайлы булган теләсә кайсы күпфункцияле үзәкләргә;
  • Үзегез яшәгән урында мәшгульлек үзәгенә;
  • “Гаилә” үзәгенә.

     Документлар исемлеге сез төзергә ниятләгән контракт төренә бәйле. Документларның төгәл исемлеге турында  күпфункцияле үзәкләрдә  яки социаль яклау хезмәтендә  аңлатырлар.  Элек атналар буе көтәргә кирәк булган күп кенә документларны һәм белешмәләрны хәзер ведомство дәүләт структураларыннан мөстәкыйль рәвештә соратып алачак.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: