Барлык яңалыклар
Социаль мохит
6 Май 2022, 12:58

Пенсияләр күпмегә артачак?

Индексацияне автомат рәвештә үткәрәчәкләр.

news.allelets.ru
Фото:news.allelets.ru

Дәүләт Думасында якын арада русиялеләрнең пенсияләренең күпмегә артачагы турында сөйләделәр.

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб хәбәр итүенчә, пенсияләр, социаль түләүләр һәм МРОТ өчен өстәмә индексацияне автомат рәвештә үткәрәчәкләр, ул 8-10% тәшкил итәчәк.

Депутат сүзләренчә, дәүләт башлыгы парламентка бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын, социаль пособиеләрне һәм пенсияләрне планнан тыш арттыру өчен кирәкле төзәтмәләр кертергә кушты.

"8-10% күләмендә булыр дип фаразлана. Аның 9% булуы ихтимал", — дип белдерә ул. 

Чыганак: "Ватаным Татарстан".

Читайте нас: