Барлык яңалыклар
Социаль мохит
5 Май 2022, 14:10

8-17 яшьлек балаларга яңа пособиеләр

Аны ничек алырга?

8-17 яшьлек балаларга яңа  пособиеләр
8-17 яшьлек балаларга яңа пособиеләр

1 майдан  8-17 яшьлек балаларга  айлык яңа пособие түләнә башлады.  Ул шул яшьтәге  барлык балаларга да тиешме? Тиеш булса, ничек юллап алырга? Пособиенең күләме күпме? Гаилә кереме исәпкә алынамы?

     Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы белгечләре әзерләгән  мәгълүматка таянып, яңа түләү  турындагы сорауларга җаваплар әзерләдек. Исәпләүләр буенча, яңа пособиене 175 меңнән артык гаилә алачак.

                           Кемнәр пособие алырга хокуклы?

       Айлык пособиене алырга баланың  әти-әнисенең берсе хокуклы. Түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш:

* Бала һәм аның әти-әнисе Русия гражданнары һәм алар даими рәвештә Башкортстан территориясендә яши.

* Балага әле 17 яшь тулмаган. Түләүләр балага сигез яшь тулган айда башлана һәм аңа 17 яшь тулган айда тәмамлана. Ләкин моның өчен 2022 елның 1 октябренә кадәр мөрәҗәгать итеп өлгерергә кирәк. Әгәр гаризаны 2 октябрь көнне язсагыз, түләүне октябрь өчен генә алачаксыз. "Тарификация" айлар буенча бара. Гариза кайсы көнне язылган һәм баланың туган көне кайсы көндә булуга карамастан, тулы сумма түләнәчәк.

* Тагын бер шарт – гаиләнең  даими рәсми кереме бар, әмма ул яшәү минимумыннан түбәнрәк.

* Гаиләдә теркәлгән фатир һәм машина бердән артмаска тиеш.  

                                  Күпме акча бирәчәкләр?

     Түләүнең база күләме – һәр  балага 5339,5 сум. Бу – бала  өчен төбәк яшәү минимумының яртысы. Әгәр бу акчаларны алганнан соң, гаиләнең кереме яшәү минимумына җитмәсә, түләү 8009,25 сумга кадәр артачак (минимумның 75%). Керемнәр болай да яшәү минимумына җитмәсә, түләү 10 679 сум булачак.

     Мәсәлән. Хөсәеновлар гаиләсендә мәктәп яшендәге ике бала һәм 17 яшьлек бер бала бар. Гаиләнең  гомум айлык кереме  30 мең сум. Аларга нинди пособие каралган? Аңлатабыз: керем + ике база пособиесе, бу аена 40 679 сум дигән сүз. Ягъни, гаиләдә  җан башына  8135,8 сум дигән сүз.  Бу аз! Ул вакытта пособие 2нче вариант буенча исәпләнә. Бу очракта гаиләнең һәр әгъзасына айлык керем 9203,7 сум чыга. Бу да нормадан кимрәк. Димәк, гаилә 21 258 сум пособие алачак – һәр балага 10 679 сум.

     Рәсми рәвештә түләүләр апрельдән тиеш!  Шуңа күрә әгәр балагызга  2022 елның 1 апреленә сигез яшьтән күбрәк,  әмма  17 яшьтән азрак булса, май аенда  берьюлы ике ай өчен пособие  алачаксыз.

                       Гаиләнең кереме нинди булырга тиеш?

    Гаиләнең гомум кереме  түбәндәгечә санала:  гариза язган айдан  дүрт ай артка чигенергә, аннары тагын бер ел. Мәсәлән, сез 2022 елның 1 маенда гариза биргәнсез, ди, димәк, керемнәрне 2021 елның гыйнварыннан алып 2021 елның декабренә кадәр исәпләячәкләр.

    Бу чорда гаилә әгъзалары легаль керем алырга тиеш. Болар: рәсми эш хакы, шул исәптән хокукый килешүләр буенча; үз эшеннән алынган керем; пенсия, стипендия.

     Бу кагыйдәдән 10 искәрмә бар. Алар түбәндәгеләр:

 

  1. ата (ана)  баланы ялгыз  тәрбияли;
  2. гариза бирүче - күп балалы гаиләдән;

   Шулай ук әгәр гаилә әгъзасы:

  1. мәшгульлек хезмәтендә теркәлгән һәм эш эзләгән  булса (тик алты айдан да артык түгел):

     4.өч яшькә кадәр бала караса;

     5.инвалид яки 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерны караса;

  1. 23 яшьтән кечерәк булса, югары уку йортында  яки көллияттә  көндезге бүлектә укыса һәм стипендия алмаса;

     7.өзлексез өч айдан артыграк  авырса һәм эшли алмаса;

  1. армиядә хезмәт итеп, демобилизациядән соң күп дигәндә тагын  өч ай;
  2. колониядә җәза  үткәннән соң, азат ителеп, күп дигәндә, тагын өч ай;
  3. гариза язган көнгә 12 атнадан күбрәк йөклелек булу.

 

     Быел илдәге хәл аркасында гаилә керемен исәпләгәндә 1 марттан эшен югалткан һәм мәшгульлек хезмәтенә исәпкә баскан кешеләрнең керемнәре исәпкә алынмый. Бу очракта пособие ярты елга билгеләнә.

      Узган ел хакимиятләр 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балаларны ялгыз тәрбияләүче әниләр һәм әтиләр өчен айлык пособие тәгаенләде. Әле ул  5339,5 сум тәшкил итә.  Бер үк вакытта ике пособие алырга ярамый, шуңа күрә яңасына гариза бирегез. Әгәр гаилә бөтен критерийлар буенча үтсә,  8009,25 сум  яки 10 679 сум акча алачаксыз.

           Фатирың, машинаң булса пособие түләнәме?

    Узган елдан алып пособиеләрне исәпләгәндә гаилә керемнәре генә түгел, аның мөлкәте дә исәпкә алына. Бу ни өчен кирәк?  Иң беренче чиратта,  законнарны урап узарга тырышучыларга юлны ябу өчен. Чөнки шулай да булырга мөмкин: кәгазьгә карасаң, гаилә ярлы кебек, ә  үзләре яңа “Мерседес” та җилдерәләр.

          Пособие алу өчен гариза биргән вакытка

           түбәндәгеләргә ия булу мөмкин:

  • Фатир. Алар берничә булса, гомум мәйданы һәр гаилә әгъзасына 24 кв. метрдан да артмый.
  • Йорт. Алар берничә булса, гомум мәйданы һәр гаилә әгъзасына 40 кв. метрдан да артмый.
  • Двигатель куәте 250 ат көченнән дә артмаган биш елдан да өлкәнрәк булмаган машина.
  • Мотоцикл.
  • Биш елдан да өлкәнрәк булмаган көймә.
  • Биш елдан да өлкәнрәк булмаган трактор, комбайн яки башка үзйөрешле техника.
  • Торак булмаган бина.
  • Шәһәр җирлегендәге җир участогы – 25 сутыйдан, ә авыл җирендә бер гектардан артык түгел.
  • Дача.
  • Гараж яки машина урыны.

     Гариза бирүченең  йорты та, фатиры да, дачасы, көймәсе һәм машинасы да булырга мөмкин. Иң мөһиме – һәрбер  пунктта лимиттан чыкмаска. Әгәр  күчемсез милекне социаль ярдәм чарасы буларак алган булсагыз, ул исәпкә алынмаячак.

      Әгәр гаилә  күп балалы булып исәпләнсә яки анда инвалид булса, ике машина яки мотоцикл булырга мөмкин.

     Әгәр фатирга һәм дачага арест салынган булса,  җитмәсә машина розыскта да  булса, мондый милек  исәпкә алынмый.     

                Нинди документлар кирәк?

        Гаризаны түбәндәге юллар аша бирергә була:

  • “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша:
  • Күпфункцияле үзәкләрнең теләсә кайсы бүлегендә;
  • РФ  Пенсия фонды бүлекләрендә.

     Кирәкле документларның бердәм исемлеге юк. Барысы да конкрет гаиләнең конкрет хәленә  бәйле. Мәсәлән, әгәр  гаиләдә студентлар булса, стипендия күләме  турында белешмә  кирәк булачак. Кемдер чирләп, эшли алмаса – хастаханәдән выписка.

                  Сораулар калса, кая мөрәҗәгать итәргә?

Бердәм элемтә үзәге телефоны: 8-800-6-000-000.

           Игътибар!

     Социаль түләүләрне бурычлар исәбенә тотып калмыйлар. 2022 елның 1 маеннан гражданинның язма рөхсәтеннән башка аның банк исәпләреннән кредит түләү хисабына бер тапкыр бирелә торган түләүләрне һәм башка социаль пособиеләрне тотып кала алмыйлар. Хәтта заемщик акчасын “списать” итүгә риза булуын расласа да, ул  кире уйлап,  14 көн эчендә акчасын  кире кайтарырга мөмкин.

 

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: