Барлык яңалыклар
Социаль мохит
28 апрель 2022, 21:31

Күпмегә артыр?

Владимир Путин пенсияләрне, барлык социаль пособиеләрне индексацияләү буенча тиздән карарлар кабул ителәчәген әйтте.

Ә.Шакирҗанова.
Фото:Ә.Шакирҗанова.

Минималь хезмәт хакы күләмен һәм яшәү минимумын чынлыктагы инфляция нигезендә – 17 процентка арттырырга кирәк. Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Николай Коломейцев шундый фикерен җиткерде. 

Кичә Русия Президенты Владимир Путин пенсияләрне, барлык социаль пособиеләрне индексацияләү буенча тиздән карарлар кабул ителәчәген әйткән иде. «Известия» газетасы  хезмәткә түләүнең минималь күләмен (МРОТ) һәм яшәү минимумын (ПМ) 9 процентка арттырырга җыенуы турында язып чыкты. Мондый арттыру чираттан тыш рәвештә башкарылачак.

«Законны реаль инфляциягә карата үтәргә кирәк дип саныйм. Реаль инфляциянең 17 процент булуы турында игълан иттеләр. Шуңа кадәр арттырырга кирәк», –  дигән РИА Новостига Коломейцев.

Чыганак: "Татар-информ"

Читайте нас: