Барлык яңалыклар
Социаль мохит
26 апрель 2022, 02:02

Торак сатып алу җиңелләшә

Русия Президенты Владимир Путин ташламалы ипотека ставкасын 12 проценттан 9 процентка кадәр киметергә тәкъдим итте.

Торак сатып алу җиңелләшә
Торак сатып алу җиңелләшә

Русия Президенты Владимир Путин ташламалы ипотека ставкасын 12 проценттан 9 процентка кадәр киметергә тәкъдим итте.

Моны ул икътисадның тотрыклануы, инфляция һәм куллану бәяләре үсеше темпларының акрынаюы белән мөмкин булуын аңлатты.

«Гражданнарга торак сатып алуны уңайлырак итү, тулаем төзелешне стимуллаштыру өчен күптән түгел 12 процент итеп билгеләнгән ташламалы ипотека ставкасын 9 процентка кадәр киметергә тәкъдим итәм», - диде Президент программаның гамәлдә булуын ел ахырына кадәр озайтырга кирәклеген искәртеп. - Үзәк банкның төп ставкасы күтәрелде, әмма, бу банк секторын һәм финанс базарларын тотрыкландыру өчен кирәк иде. Максатка ирешелде һәм хәзер Русия Банкы төп ставкаларын акрынлап киметә һәм икътисадта кредитны да арзанайта. Бу өлкәдә, хәлгә карап, башка адымнар да булырга мөмкин", - дип өстәде Русия дәүләте башлыгы.

«Дәүләт ярдәме 2020» ташламалы ипотека программасы 2020 елның язында коронавирус пандемиясе шартларында беренчел күчемсез милек секторына һәм халыкка ярдәм итү өчен кертелгән иде. Программа төзелеп килүче йортлардан ипотекага 6,5%-тан да артмаган еллык ставка белән торак сатып алу мөмкинлеген бирде.

Фото: pixabay.com

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: