Барлык яңалыклар
Социаль мохит
23 апрель 2022, 09:16

Тиздән фатир туен да үткәрерләр

Иң мөһиме – ачкычлар кулда.

20 апрельдә Нуриман районында ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга фатир ачкычлары тапшырылды. Бу көнне ике яшь кешенең үз сыеныр почмагы барлыкка килде.

Яңа тораклы булу – һәр кеше өчен шатлыклы вакыйга. Ә еллар буе көткән кешеләр өчен ул икеләтә куаныч.

“Тормышта күп нәрсә торакка бәйле. Үз кыегың бар икән, димәк гаиләдә дә, эштә дә тотрыклылык булачак. Туган җирендә ышаныч тапкан кеше бәхетне читтән эзләми. Әлеге вакыйга сезнең уңышлы тормышка старт булсын”, – диде фатир ачкычларын тапшырганда район хакимияте башлыгы Вилдан Ситдиков.  

Әйткәндәй, Нуриманда ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга 2022 ел ахырына кадәр 12 торак бирү карала. Бу эшләр барысы да ил җитәкчесе тарафыннан билгеләнгән “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында башкарыла.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: