Барлык яңалыклар
Социаль мохит
22 апрель 2022, 11:56

Пенсия һәм пособиеләр бирү графигы үзгәрә

Түләүләр иртәрәк биреләчәк.

https://mintrud.bashkortostan.ru
https://mintrud.bashkortostan.ru

Хезмәт һәм Яз бәйрәме, Җиңү көненә бәйле, майның беренче ике атнасында эш көннәре кыска булачак.

Шуңа Башкортстанда пенсияләрне һәм пособиеләрне Русия почтасы аша алучыларга акчаларны бирү графигы үзгәрде, дип хәбәр итәләр Халыкка ярдәм итү республика үзәгеннән.

Гадәттә түләүләрне айның 3еннән 10ына кадәр алучылар бу юлы акчаларны 3еннән 7сенә кадәр алачак.

11нче майдан соң пенсия һәм социаль түләүләр гадәти график буенча биреләчәк.

Республика районнарында түләүләр кайсы көннәрдә биреләчәген сылтама аша белергә була.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: