Барлык яңалыклар
Социаль мохит
21 апрель 2022, 21:17

Гуманитар ярдәм җыю дәвам итә

Гуманитар йөк  составында төзелеш материаллары, азык-төлек, канцелярия товарлары һәм язу кирәк-яраклары, шәхси гигиена предметлары бар.

Башкортстанда волонтёрлар Луганск һәм Донецк халык республикаларына арытаба озатыр өчен гуманитар йөк җыюда катнаша. Уфа районында ДХР һәм ЛХРда яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм кабул итү  үзәк пункты ачылды. Республика район һәм шәһәрләреннән пунктка иң элек кирәк була торган товарларны китерүне дәвам итәләр.

Бүген Белорет, Благовар, Авыргазы, Дәүләкән, Благовещен, Чакмагыш, Илеш, Балтач, Федоровка, Калтасы, Әбҗәлил һәм Бәләбәй районнары,  Дүртөйле, Ишембай, Стәрлетамак шәһәрләре үзәк пунктка гуманитар ярдәм китерде.

“Бердәм Русия” партиясенең  “Безнең хәстәрлек” волонтёр үзәге ирекмәннәре гуманитар йөкне бушатуда һәм кабул итүдә актив катнаша. Алар җыелган ярдәм чараларын категорияләргә бүлгәли һәм ДХР белән ЛХРга озатырга әзерли.

“Бердәм Русия” партиясенең  “Безнең хәстәрлек” волонтёр үзәге координаторы Раил Әдиятуллин бүгенге көнгә Башкортстан ЛХР һәм ДХРга 500 тоннадан артык гуманитар ярдәм озатты дип белдерде.

Гуманитар йөк  составында төзелеш материаллары, азык-төлек, канцелярия товарлары һәм язу кирәк-яраклары, шәхси гигиена предметлары бар.  Арытаба гуманитар  йөк конвойлары Луганск һәм Донецк халык республикалары халкы ихтыяҗларыннан чыгып формалаштырылган.

Гуманитар ярдәм җыю дәвам итә
Гуманитар ярдәм җыю дәвам итә
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: