Барлык яңалыклар
Социаль мохит
14 апрель 2022, 13:39

Пенсияләр һәм түләүләр арта

Кайчан һәм кемнәргә?

Владимир Путин РФ хөкүмәтенә 20 апрельгә кадәр хезмәт хакының минималь күләме, пенсияләр, социаль түләүләр һәм бюджет өлкәсендәгеләрнең эш хакларын индексацияләү буенча тәкъдимнәр әзерләргә йөкләмә бирде.

Март урталарында Путин Көнбатышның агрессив санкцияләр сәясәте миллионлаган русиялеләрнең тормышын начарайту максатын күздә тота дип белдерде. Бу уңайдан ил башлыгы гражданнарга киң социаль-икътисади ярдәм чаралары кертергә тәкъдим итте. Хакларның ай үсәсен көн үсүе халык кеременә суга, дип белдерде һәм якын арада түләүләрне арттыру буенча чаралар күреләчәген вәгъдә итте.  

Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет әгъзасы Светлана Бессараб русиялеләрнең керемнәре артуга кайчан өмет итә алуларын фаразлады.

“Хөкүмәткә  20 апрельгә кадәр шундый йөкләмә бирелде икән, бу карар икенче квартал дәвамында кабул ителер дип уйлыйм. Дәүләт Думасы хөкүмәткә ел ахырына кадәр аерым вәкаләтләр хокукы бирде. Бу вәкаләтләргә МРОТны, яшәү минимумын һәм социаль түләүләрне индексацияләү буенча тиз карарлар кабул итү дә керә”, – ди депутат.

Хөкүмәт бер тапкыр бирелә торган түләүләр яисә даими нигездәге индексация тәкъдим итәргә мөмкин, ди депутат.

 “Шулай да бу индексация булыр дип уйлыйм. Президент халыкның иң мохтаҗ катламы, пенсионерлар һәм балалы гаиләләргә игътибарлы мөнәсәбәттә”.

Чыганак: m24.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: