Барлык яңалыклар
Социаль мохит
12 апрель 2022, 18:59

Гамәлдән чыккан "права" белән дә йөреп булачак

Яңа закон кемнәргә кагыла?

Гамәлдән чыккан "права" белән дә йөреп булачак
Гамәлдән чыккан "права" белән дә йөреп булачак

Тиздән Русиядә гамәлдән чыккан автомобиль йөртү таныклыклары белән тагын өч ел йөрү хокукы биреләчәк. Бу хакта Хөкүмәтнең профильле комиссиясе президиумы утырышында Михаил Мишустин хәбәр итте.

Үзгәрешләр 2022 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булу вакыты чыккан "права"ларга кагылачак, дип язылган Русия Хөкүмәте премьер-министрының телеграмм-каналында.

Шулай ук Ерак Төньяк районнарында теркәлгән һәм хәвефле йөкләр ташу өчен билгеләнгән транспорт өчен диагностик карталарның гамәлдә булу срогы да бер елга озайтылачак. Мишустин сүзләренә караганда, бу үзгәрешләр эшкуарлар һәм оешмаларның эшләрен җиңеләйтү максаты белән кертелә.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: