

Башкортстанда 55 меңнән артык күп балалы гаилә бушлай җир участоклары алачак.
Башкортстанда 55 меңнән артык күп балалы гаилә һәм инвалид балалар тәрбияләүче 8,5 меңгә якын гаилә бушлай җир участоклары алачак. "Икенче ел рәттән республиканың күп балалы гаиләләренә һәм инвалид балалары булган гаиләләргә җир участогы алу яки 250 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү алу мөмкинлеген бирәбез",-диде БРның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская.
Ул билгеләп үткәнчә, республикада күп балалы гаиләләргә 40 меңгә якын, ә инвалид балалы гаиләләргә 6040 җир кишәрлеге бушлай бирелгән. 2021 елда гына алсак та — 1002 һәм 120 участок, дип өстәде Наталья Полянская.