Социаль мохит
24 март 2022, 15:53

Мәктәп туклануы кыйммәтләнмәсме?

Азык-төлек хакы көн саен арта бит...

vatandash.ruvatandash.ru
vatandash.ru

Азык-төлек кыйммәтләнгәч, мәктәп ашханәләрендә туклану хаклары да артмасмы дип борчыла ата-аналар.

Бу сорау бүген БСТ телеканалындагы туры эфирда да яңгырады. Аңа республиканың сәүдә министры Алексей Гусев җавап бирде.

“Мәктәп туклануы кыйммәтләнсә, хөкүмәт тиешле чаралар күрәчәк”, – диде ул.

Аның әйтүенчә, әлеге вакытта ниндидер фараз бирүе – бик читен.

“Шулай да без бу мәсьәләне тикшереп торабыз, хезмәтләр күрсәтүче аутсорсинг белән даими сөйләшүләр алып барабыз. Мәктәп туклануына йогынты ясаучы ниндидер җитди үзгәрешләр булса, хөкүмәт тиешле чаралар кабул итәчәк”, – дип аңлатты министр.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас