Социаль мохит
24 март 2022, 15:02

Ленара Иванова: Эшсезлек турында сөйләргә иртәрәк әле

Шулай дип өметләник. 

bashinform.rubashinform.ru
Фото: bashinform.ru

Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова “Объясняем Башкортостан” махсус брифингында республиканың кадрлар базарындагы хәлләрне сөйләде.

“Әлегә Башкортстанда хезмәт базары тотрыклы, без көн саен республиканың барлык оешма һәм предприятиеләрен күзәтәбез. Бүгенгә бернинди көрчек тә юк, ул гына түгел, 24 март мәгълүматларына ярашлы, эш эзләүчеләргә 52 мең вакансия тәкъдим ителә, аларның актив икәнлеген мин раслыйм. Эш бирүчеләр кешеләрне көтә. Мәсәлән, “Магнит”, “Пятерочка” сәүдә челтәрләре 500ләп вакансия тәкъдим итә. “Башавтотранс”ка 900 водитель таләп ителә.  Ишембайдагы  “Алга” икътисади зонасында 500 тегүче җитешми.  Бу хезмәт килешүе,  соцпакет, рәсми эшкә урнашу. Эшсезлек турында сөйләргә иртәрәк әле”, – дип ышандырды Ленара Иванова.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас