

Русия Президенты ташламалы ипотека буенча ставканы 12% ка кадәр күтәрү тәкъдимен хуплады. Шул ук вакытта Владимир Путин гаилә, авыл һәм Ерак Көнчыгыш ипотекалары буенча ташламалы ставкалар сакланачак, дип белдерде.
Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмәдә ташламалы ипотека программасы шартларын үзгәртү тәкъдимен уңай кабул итте.
"Ипотека базарында барган вазгыятьне исәпкә алып, хөкүмәт әлеге программага үзгәрешләр кертергә — Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләре өчен ташламалы ипотеканың чик күләмен 12 миллион сумга кадәр, калган төбәкләр өчен 6 миллион сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте. Әйдәгез, шулай эшләп карыйк? Шулай ук ставканы 12 процентка кадәр күтәрү тәкъдим ителә", - диде Путин.
Шул ук вакытта махсус ипотека программалары буенча ташламалы ставкалар сакланачак: "Гаилә ипотекасы" буенча — 6 процент, "Авыл ипотекасы" — 3 процент, "Ерак Көнчыгыш ипотекасы" буенча — 2 процент, дип өстәде президент.
Чыганак: Pixabay