Социаль мохит
20 март 2022, 15:01

Радий Хәбиров Донецкига барды

Анда ул Башкортстаннан килгән гуманитар йөкне каршы алды. 

bashinform.rubashinform.ru
Фото:bashinform.ru

Бүген, 20 мартта, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиро Донецкида Донбасс халкы өчен гуманитар йөк тапшырды. Донецк, Луганск һәм Петровскоега Башкорстстаннан соңгы атнада икенче колонна гуманитар ярдәм килде. Ул 18 мартта Уфадан ыккан иде. Төбәк җитәкчесе әлеге  100 тоннага якын аврлыктагы йөк ДХР һәм ЛХР ихтыяҗларын искә алып формалаштырылган дип белдерде. Азык-төлек арасында бу юлы 800 килограмм башкорт балы да бар.

“Бу иң элек кирәге чыга торган товарлар, төзелеш материаллары, шәхси гигиена чаралары, канцтоварлар һәм бу көннәрдә каза күргән төбәкләрдә яшәүчеләргә  тагы бик күп кирәге чыккан товарлар. Өченче дә, дүртенче дә гуманитар конвойлар булачак әле. Бездә төзелеш материаллары җитештерүче предприятиеләр бар. Биредә җимерелгән торакларны  ремонтлар һәм төзәтер өчен  төзелеш материаллары бик кирәк. Шуңа да киләсе автопоездлар нәкъ шушы йөк белән юлга чыгачак. Бүген Донецкига Башкортстанның хөкүмәт делегациясе килде. Без Донецк халык республикасы белән арытаба тулы сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне башлар өчен  коммюникега кул куячакбыз. Монда минем беренче килүем түгел, күпләр белән дустанә мөнәсәбәтләрдәбез. Ниһаять, тыныч вакытлар башлана дип ышаныйк, без монда эшләргә килдек. Хәзер бар эшкә дә бергәләп җиң сызганып тотынычакбыз”, – диде Радий Хәбиров.

Ул гуманитар конвой водительләре белән дә аралашты.

Исегезгә төшерәбез, ДХР һәм ЛХР халкы өчен гуманитар йөк белән беренче автомобиль колоннасы 4 мартта озатылган иде.  Гомум массасы 75 тонна тәшкил иткән  йөк составында азык-төлек, иң элек кирәге чыгасы товарлар, сәнәгать товарлары (генераторлар, насослар, мотопомпалар) бар иде. Донбасс халкына бу гуманитар йөк 6 һәм 8 мартта тапшырылган иде.

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Радий Хәбиров Донецкига барды
Радий Хәбиров Донецкига барды
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас