

Аның барышында дәүләт башлыгы аеруча Украинада узган махсус хәрби операция барышына тукталды.
"Русиянең Украинадагы махсус хәрби операциясе сәбәпләре һәм төп максаты – ул безнең Донбасста сигез ел дәвамында варвар ысуллар – блокада, зур масштаблы җәза акцияләре, терактлар һәм даими артиллерия уты белән чын-чынлап геноцидка дучар ителгән кешеләргә ярдәм итү. Һәм нәрсә өчен алар мондый җәзаларга тарттырыла? Бары тик алар гади кеше хокукларын яулаган өчен генә: үз бабаларының законнары һәм традицияләре буенча яшәргә, туган телдә сөйләшергә, үз балаларын үзләре теләгәнчә үстерергә тырышкан өчен", - диде Владимир Путин.
Бу хакта үз фикерен Башкортстан буенча "Русия эзтабарлары отрядлары" советы рәисе Илдар Бикбаев белдерде.
- АКШ һәм Көнбатыш илләр, кызганычка каршы, 8 ел Донбасста яшәүче кешеләрнең ничек куркып яшәве турында дәшми торды. Русия Президенты үз чыгышында Көнбатыш илләренә һәм АКШка мөрәҗәгать итте: "Сез 8 ел дәвамында Украинаның 2014 елда үз гражданнарына каршы сугыш башлауларын күрергә теләмәдегез", - диде.
Донбасска елына 3-5 тапкыр барып, 2014 елдан бирле кешеләрнең газапларын күрәм, алар бу вакыт эчендә Украина радикаллары һәм милләтчеләре һөҗүмнәреннән һәлак булган 14 меңнән артык туганнарын җирләгәнен күрәм.
Президентыбыз Владимир Путин кебек Көнбатыш илләренә мөрәҗәгать итәм: ни өчен сез 8 ел дәвамында илебезнең рәсми кешеләре белән очрашканда әлеге хәлләрдән читләштегез һәм шушы 8 ел эчендә, Донбасста гражданнарның ут астында булуын белеп, бер генә тапкыр да кешеләрнең хәлен белмәдегез?
Махсус хәрби операция башланганчы Русия чит илләр министры АКШ дәүләт секретарена Украина тарафыннан Донецк һәм Луганск халык республикаларына һөҗүм итүне туктату буенча күрешергә тәкъдим иткән иде, әмма АКШ 20 февральдә әлеге очрашудан баш тартты.
Владимир Зеленскийның бөтен халык алдында: "Украиннарның берәрсе үзен урыс итеп тоя икән, ул Русиягә китсен", дигән сүзләре генә дә ни тора?
Һәм менә халык алдында булган барлык җинаятьләр өчен дә җавап бирү вакыты җитте. Һәм шунда ук Украина ягыннан: "Ә без нәрсә эшләдек? Без бит гаепле түгел?" - дигән фикерләр яңгырады. Мин аларга каршы сорау бирәм: "Ә Донбассны ни өчен сез 8 ел дәвамында ут эчендә тоттыгыз?"
Украинаның үз халкына һөҗүм итүе Донбассның Русияне сайлавына һәм Русиянең андагы кешеләрне яклавына китерде. Ә Украинага "партнерт"ларының авыр вакытта үзен ташлаулары һәм аларның беркайчан да чын дус булмауларын аңларга кирәк. Сез моны никадәр тизрәк аңласагыз, бу махсус операция дә тизрәк тәмамланачак, - диде Илдар Бикбаев.
Чыганак: kiziltan.ru
Автор: Ример Насретдинов.