

Кичә кич башкалабыз Уфага Луганск халык республикасының Петровский шәһәреннән 30 мәктәп укучысы килеп төште. Укучыларны 4 өлкән кеше озата килгән. Балалар белән өлкәннәрне БР премьер-министры урынбасары Азат Бадранов һәм мәдәният волонтерлары каршы алды. Уфада ЛХРдан килгән балаларны медиклар тикшергәннән соң "Зеленая роща" санаториена урнаштырдылар. Арытаба ике атна дәвамында алар биредә сәламәтлекләрен ныгытачак. Бүген төшке аштан соң Луганск мәктәп укучылары өчен бай һәм эчтәлекле мәдәни программа каралган: театр, музейларга, аквапаркка, Торатау шиханнарына һәм Красный Ключ поселогына бару.