Социаль мохит
17 март 2022, 07:23

Радий Хәбиров: “Без аларга чын каникуллар оештырачакбыз”

8 ел инде бу балалар мылтык һәм туплар аткан тавышта яши...

Валерий Шахов.   bashinform.ruВалерий Шахов.   bashinform.ru
Фото:Валерий Шахов. / bashinform.ru

Шушы көннәрдә  Уфага соң гына Луганск халык республикасының Петровский шәһәреннән 30 мәктәп укучысы килеп төште. Укучыларны 4 өлкән кеше озата килгән. Балалар белән өлкәннәрне БР премьер-министры урынбасары Азат Бадранов һәм мәдәният волонтерлары каршы алды. Уфада ЛХРдан килгән балаларны медиклар тикшергәннән соң “Зелёная роща” санаториена урнаштырдылар. Арытаба ике атна дәвамында алар биредә сәламәтлекләрен ныгытачак.

Башкортстан Башлыгы үзенең социаль челтәрләрендә Луганск халык республикасыннан килгән балалар турында язып чыкты. “Миңнегали Шәйморатов исемендәге 22 санлы мәктәп укучылары республика санаторийларының берсендә ял итәчәкләр. 8 ел инде бу балалар мылтык һәм туплар аткан тавышта яши,  бәхетле балачактан мәхрүмнәр. Күбесе тыныч тормышны, гомумән, беренчегә күрә. Аларның иң зурысына – 17, иң кечесенә – 10 яшь. Сугыш башланганда аңа 2 генә яшь булган... Донбасста хәрби һөҗүмнәр барган чорда Петровскийда педиатр булмаган. Шуңа балалар биредә сәламәтлекләрен ныгытыр дип ышанабыз", – дип язган Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе балалар өчен планлаштырылган чаралар турында да сөйләде. “Без яшь  кунаклар өчен бай программа әзерләдек. Республиканы күрсәтәбез, хоккей матчына алып барырга ниятлибез. Бу аларга туган якларындагы коточкыч фаҗигаләрне кыска вакытка булса да онытып торырга булышыр дип өметләнәбез”, – диде Радий Хәбиров.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас