

Тиздән Русиядә минималь хезмәт хакы, яшәү минимумы күләме(МРОТ), бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакы, шулай ук барлык социаль түләүләр артачак. Бу хакта кичә РФ Президенты Владимир Путин төбәкләргә социаль-икътисади ярдәм чаралары турындагы киңәшмәдә белдерде.
«Аңлап торам, бәяләр үсеше «кешеләр кеременә җитди бәрә». Шуны исәпкә алып, якын арада барлык социаль түләүләрне, шул исәптән пособиене һәм пенсияне, хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен һәм яшәү минимумы күләмен, шулай ук бюджет өлкәсендә хезмәт хакын арттырачакбыз», — диде Путин.
Моннан тыш, ул хөкүмәткә кыска вакыт эчендә эшләрен югалтучыларга ярдәм чараларының нәтиҗәлелеген анализларга кушты.