Социаль мохит
10 март 2022, 07:53

Түләүләрдән азат итәрләрме?

ТКХ түләүләренә субсидияләр турында сүз бара. 

bashinform.rubashinform.ru
Фото:bashinform.ru

Күп балалы гаиләләрне торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрдән азат итәргә мөмкиннәр. Аларга 100% күләмендә субсидия түләү тәкъдиме белән Дәүләт Думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хезмәтләр буенча комитет әгъзалары чыгыш ясады.

Тәкъдимнәр арасында 65 яшьтән өлкәнрәкләргә  торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең 70 процентын субсидияләү дә бар.  Моңа өстәп, гаиләдә эшсезләр булган очракта да ТКХ өчен түләүләргә субсидия  бирү  тәкъдим ителә.

Тагы да ТКХ  түләүләрен башкарганда гражданнар өчен банк комиссиясен бетерергә, идарәче компанияләр өчен аны 0,1 процентка кадәр чикләргә, икътисади хәл начарайган чорга ТКХ оешмалары өчен салым түләүне кичектереп тору һәм җыемнар күләмен киметү тәкъдим ителә.

Якын арада бу тәкъдимнәрне министрлар кабинетына кертергә ниятлиләр.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас