

Башкортстанда пенсиянең уртача күләме – 16 399 сум. Узган ел башында бу сан 15 256 сум булган.
1 миллион 51 мең кеше страховка пенсиясе ала. Мондый пенсиянең уртача күләме 16 942 сумнан артып киткән. Узган елның 1 гыйнвары белән чагыштырганда бу 1299 сумга күбрәк дигән сүз.
Дәүләт пенсиясе тәэминатында булучылар – 99 мең кеше – аена уртача 10 617 мең сум пенсия ала, дип хәбәр итәләр Башстаттан.
Күрүебезчә, пенсия акчалары азмы-күпме артып тора. Әмма пенсионерларның саны гына, киресенчә, кимү ягына бара... Былтыр 1 гыйнварда республикада 1 миллион 175 мең пенсионер исәпләнсә, бер ел эчендә бу сан 1 миллион 149 меңгә калган.