

8 яшьтән 16 яшькә кадәр балалар өчен ай саен акча түләнәчәк. Бу хакта Русия президенты Владимир Путин хәбәр итте. Башкортстанда яшәүчеләр акчаларны агымдагы елның май аенда ук ала башлаячак.
Яңа түләүне билгеләү шартлары 3тән 7 яшькә кадәрге балаларга билгеләнгән пособие кебек үк. Шул ук вакытта ул республикада балаларга билгеләнгән яшәү минимумының 50, 75 яки 100 проценты күләмендә булачак, гаиләнең милке дә исәпкә алыначак.
Алгоритм болай: әгәр балага төбәктәге яшәү минимумының 50 проценты күләмендә (5 339,5 сум) пособие тәгаенләнгәндә гаиләнең җан башына уртача кереме халыкның җан башына яшәү минимумыннан аз булса, пособие балага төбәктә яшәү минимумы күләменең 75 проценты (8 009,25 сум) күләмендә билгеләнәчәк.
Әгәр балага яшәү минимумының 75 проценты (8 009,25 сум) күләмендә пособие тәгаенләнгәндә гаиләнең җан башына уртача кереме халыкның яшәү минимумыннан ким булса, пособие балага төбәктә яшәү минимумы дәрәҗәсенең 100 проценты (10 679 сум) күләмендә билгеләнәчәк.
Башкортстанда балалы гаиләләр барлыгы 20 төр пособие ала. Аларның 11е – төбәк бюджеты, 9ы – федераль бюджет исәбеннән. Республикада ел саен 70 мең тирәсе гаилә түләүләр буенча мөрәҗәгать итә. Бүген 67 987 гаилә 3тән 7 яшькә кадәрге балалар өчен пособие ала. Бу гаиләләрдә барлыгы 79 519 бала тәрбияләнә.