

15 мартта төнге 02.00 сәгатьтә Башкортстанда туризм кешбэгы программасының яңа этабы старт ала. Аңа ярашлы, республика халык ял өчен түләнгән акчаларның аерым бер өлешен кайтара ала. Ул агымдагы елның 1 маена кадәр (01.59) дәвам итәчәк.
Программа шартлары буенча, отпускка 15 марттан 1 июльгәчә барып булачак, круизларга навигация ачылганнан алып 1 июльгәчә.
“Программада барлык төбәкләр дә һәм 2 төннән алып турлар катнаша. Алар МИР картасы белән түләнелә, шушы ук картага автоматик рәвештә ялга бару бәясенең 20% яңадан әйләнеп кайта. Картага әйләнеп кайткан максималь сумма – 20 мең сум. Программа кысаларында бер кеше бу мөмкинлектән берничә тапкыр куллана ала”, – ди Ростуризм башлыгы Зарина Догузова.
Ведомствода бер карта белән түләнәсе турлар саны чикләнмәгәнен искә төшерәләр. Сәяхәткә теләсә нинди төбәккә барып була.
Чыганак: bashinform.ru