Социаль мохит
26 февраль 2022, 14:38

Читтә кала алмыйбыз

Ирекмәннәр шулай ди. 

Башкортстанда “Җиңү волонтерлары” Донецк һәм Луганск халык республикаларында яшәүчеләргә гуманитар ярдәм пунктларында ярдәм итә. Бу эш “Бердәм Русия”  партиясе карамагындагы ЛХР һәм ДХРдан эвакуацияләнгән гражданнарга иҗтимагый ярдәм күрсәтү штабы нигезендә оештырылган.

Волонтерлар Донбасс халкы республикага килгәч, аларны вакытлыча урнаштыру пунктларына озатканда да ирекмәнлек эшчәнлеге белән шөгыльләнергә ниятли.

“Күченеп килүчеләргә ярдәм штабына волонтерлар кирәк икәнлеген белгәч тә ирекмән булып язылдым. Чөнки бу хәлләр  шәхси минем үземә кагылды, – ди “Җиңү волонтерлары” активисткасы Тамара Ямщенко. – Украинада күп туганнарым яши. Хәзерге вакытта анда коточкыч хәлләр бара. Без читтә кала алмыйбыз дип уйлыйм. Бу безнең уртак кайгыбыз. Тугандаш халкыбызга һәркем ярдәм суза ала”.

БДУда студенткасы, волонтер Лилиана Хәбибрахманова гуманитар ярдәм пунктына ирекмәннәр таләп ителүе хакында ишеткәч тә, килгән.

“Без гуманитар ярдәм китерүче кешеләрне теркибез. Күченеп килүчеләргә таләп ителергә мөмкин товарлар исемлеген бирәбез. Чөнки кешеләр тагын ниләр кирәк дип сорый. Республикада битараф булмаган кешеләр яшәве сөендерә”.

Бәлки сезнең арада да ирекмән булырга яисә гуманитар ярдәм тәкъдим итәргә теләүчеләр бардыр? Бердәм колл-үзәккә  8 (347) 218-19-19 шалтыратыгыз. Шалтыратулар 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас