Социаль мохит
21 февраль 2022, 14:52

Ташламыйбыз!

Луганск һәм Донецк халык республикалары качаклары безгә килә.

“Бердәм Русия”нең төбәктәге 63 җирле бүлекчәләрендә  эвакуацияләнгәннәргә   ярдәм җыю пунктлары эшли. Луганск һәм Донецк халык республикалары гражданнары кайгысына Илеш районы халкы битараф калмаган. Тиз арада “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе нигезендә эвакуацияләннәргә гуманитар ярдәм җыю пункты  җәелдерелде. Район буенча  барлык авыл биләмәләреннән волонтерлык эшчәнлегенә 26 ирекмән кушылган. Алар көн саен пункт эшендә актив катнаша.

“Безнең хәстәрлек” волонтерлар үзәге активистлары Ватаннарыннан һәм якыннарыннан еракка китәргә мәҗбүр булган кешеләргә ярдәмгә кушылды. Алар халыкны, район предприятие-оешмаларына,шәхси эшкуарларга хәбәр итә. Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан килүчеләргә иң элек кирәкле товарлар исемлеген җыю белән шөгыльләнә. Таләп ителгәч тә гуманитар ярдәм мохтаҗларга таратылып биреләчәк”, –  диде “Безнең хәстәрлек” волонтерлар штабының җитәкчесе. Райое эшкуарлары да читтә калмаган. Иртә таңнан алар да коробкалар ташый. Монда озак сакланыла торган азык-төлек тә, шәхси гигиена  чаралары да бар.

“Кирәге чыгардай бар нәрсәләрне дә җыеп алып килдек”, – ди шәхси эшкуар Зәлия Гыйльданова.

Рәзилә Акмалова да шундый бәлагә тарыган кешеләргә һәркем ярдәм итә ала дигән фикердә. Эшкуар  һәркемне кулларыннан килгәнчә эвакуацияләнгәннәргә ярдәм итәргә чакырды.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас