

Быел 55 яше тулган хатын-кызлар һәм 60 яшьне узган ир-атлар вакытыннан алда пенсиягә чыга ала. Ләкин моның өчен страховка стажы тулган булу кирәк: ул 42 һәм 37 елдан аз булмаска тиеш. Димәк, мондый кешеләр картлык буенча пенсиягә 24 айга иртәрәк китә ала.
Русиянең халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты доценты Лариса Сорокина әйтүенчә, кайсыберләр бүген дә “элеккечә пенсиягә” чыга ала.
“Алдан пенсиягә китү хокукына ия булучы күпләрнең хаклы ялга чыгуның элекке яше саклана. Аларга , мәсәлән, авыр, хәвефле һәм зарарлы шартларда эшләүчеләр керә. Эш бирүче алар өчен махсус тариф буенча өстәмә страховка взнослары түли”, – дип аңлата эксперт.
Быел стажлары тулган педагог, медик һәм актерлар да вакытыннан алда пенсиягә китә ала. Моның өчен ирләрнең – 30, ә хатын-кызларның 25 ел стажы булырга тиеш.
Шулай ук төньяк стажы булганнар һәм өч яки аннан күбрәк бала тәрбияләгән хатын-кызлар да алдан хаклы ялга чыгу хокукына ия.