Социаль мохит
24 гыйнвар 2022, 08:50

Бәйләнгән комбинезон да бирә башлыйлар

Бүләкләре бай күренә...

https://vk.comhttps://vk.com
https://vk.com

Башкортстанда яңа туган сабыйлар өчен бүләк җыелмасының составы киңәя. Бу хакта республиканың Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгыннан хәбәр итәләр.

Исегезгә төшерәбез: 2001 елдан балалар табу йортында туган сабыйларга республика власте иң кирәкле булган әйберләр җыелмасы бүләк итә. Бу җыелманың составы үзгәреп тора. Әйтик, 2021 елда аңа 6 әйбер керде: пеленка, кофта, ползунки, баш киеме, плед, янгынны кисәтү приборы.

Агымдагы елның беренче мартыннан исә бүләк җыелмасы 8 әйбердән торачак: пеленка, кофта, ползунки, баш киеме, юрган, янгынны кисәтү приборы, сумка, бәйләнгән комбинезон.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас